qabatlanu歌词由Juna演唱,出自专辑《afsen》,下面是《qabatlanu》完整版歌词!
qabatlanu歌词完整版
Көннәрнең — көннәрдә,
гөлләрнең — гөлләрдә,
җилләрнең — җилләрдә
кабатлануы!
Хисләрнең — хисләрдә,
кичләрнең — кичләрдә,
яшьлекнең — яшьлектә,
кабат януы
Кояшның — офыкта,
янгырның — болытта,
минутның — минутта.
кабатлануы! кабатлануы!
күңелнең — күңелдә,
язларның — язларда,
назларның — назларда.
кабатлануы!
таңнарның — таңнарда,
эңгернең — эңгердә
гомернең — гомердә
кабатлануы!
Елларның — елларга
елганың — елгага
тармакның — тармакка
тармаклануы!
тормышның — тормышта,
сулышның — сулышта
тумыштан тумышка
кабатлануы! кабатлануы!
Карга, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык.
Минем баламның башына май сөртеп чык
Карга, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык.
Минем баламның башына бал сөртеп чык
Карга, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык.
Минем баламның башына май сөртеп чык
Карга, чыпчык..