нкй кт безне歌词由Эльмира Калимуллина&Эльмир Низамов演唱,出自专辑《Мин ырымда калам》,下面是《нкй кт безне》完整版歌词!
нкй кт безне歌词完整版
Гөлләренә нидер көйли-көйли,
Әнкәй көн дә сулар сибәдер...
Гөлләр дигән булып, беләм инде,
Тәрәз аша юлны сөзәдер...
Ә тәрәзнең аргы ягында тик
Ялгыз миләш - әнкәй иптәше...
Шул миләшне сердәш итү белән
Башлый әни һәрбер иртәсен...
Әнкәй көтә безне, таңнар белән
Миләшләргә төбәп күзләрен...
Күрешүләр сирәгәйгән саен,
Кадерләре арта сүзләрнең...
Төннәр җитсә кайчак җилләрдән,
Тәрәз шакып алса миләшләр,
Ул ашыгып утын кабызадыр...
Миләшләрдә ачы тәлгәшләр...
Әнкәй көтә безне, таңнар белән
Миләшләргә төбәп күзләрен...
Күрешүләр сирәгәйгән саен,
Кадерләре арта сүзләрнең...